В 4 классе ребенок определяется со своими предпочтениями в изучении тех или иных предметов. Изучение языков, тем более родных, должно оставаться неотъемлемой частью любого человека. Школьная олимпиада по татарскому языку для 4 класса станет для ребенка помощником в учебе. Тестовые задания с ответами составлены таким образом, что участник сможет сразу определить направления, где необходима дополнительная подготовка. Учитель сможет узнать темы, которые непонятны ребенку.

A1. ['] (һәмзә) авазы язуда нинди хәрефләр белән белдерелә?

  • һ
  • х, һ
  • э, ь, ъ
  • э, ә

A2. Нинди хәрефләр татар теле сүзләрендә кулланылмый?

  • ң, һ
  • ц, щ, ё
  • ж, җ
  • й, ы

A3. Кайсы сүзнең мәгънәсе күп?

  • мәсәл
  • мәчет
  • миләш
  • моң

A4. Мәкер, хәйлә. Бу сүзләр мәгънәләре буенча нинди?

  • якын мәгънәле
  • каршы мәгънәле
  • мәгънәсез
  • туры мәгънәле

A5. Кара-кара! Кара карга кардан бара канатларын кага-кага. Билгеләнгән сүзләр нинди?

  • синонимнар
  • омонимнар
  • антонимнар
  • фразеологизмнар

A6. Күз ачып йомганчы. Сүзтезмәсенең мәгънәсе нинди?

  • якын
  • ерак
  • акрын
  • тиз

A7. Ясалма тамырлы сүзне билгеләгез.

  • явым-төшем
  • яңгыр
  • кар
  • томан

A8. Сүзьясагыч кушымча ярдәмендә ясалган сүзне билгеләгез.

  • акбалык
  • балыклар
  • балыкчы
  • балык тоту

A9. Кушма сүзләр ничек языла?

  • сызыкча аша
  • кушылып
  • аерым
  • сызык аша

A10. Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдергән сүзләр –

  • исем
  • сыйфат
  • алмашлык
  • фигыль

B1. Киләчәк замандагы юклык формасындагы хикәя фигыльне билгеләгез.

  • бармыйм
  • бармас
  • барачак
  • бардык

B2. Зат белән төрләнгән фигыльне күрсәтегез.

  • яратырга
  • яратучы
  • ярату
  • яратабыз

B3. Аңа алмашлыгының баш килеш формасы нинди?

  • ул
  • син
  • сез
  • бу

B4. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны күрсәтегез

  • түгәрәк
  • әчкелтем
  • дөм караңгы
  • кызылрак

B5. Басуларда көзге ... эшләре тәмамаланды. Нинди сүзне куеп булмый?

  • урып-сугу
  • чәчү
  • җир сөрү
  • су сибү

B6. Игенчеләр кырлардан ... уңыш җыеп алды. Нинди сүз төшеп калган?

  • егерме
  • мул
  • тонна
  • ике чиләк

B7. Җөмлә азагына нинди тыныш билгесе куярга? Икмәкнең кадерен беләсеңме... 

  • нокта
  • сорау билгесе
  • өтер
  • өндәү билгесе

B8. Җилпуч – он иләү өчен кирәкле җайланма. Җөмләдә нинди сүз хәбәр булып килә?

  • иләү
  • он иләү
  • җайланма
  • кирәкле

B9. Тәрҗемәсен билгеләгез. Ашлык сугу –

  • молотьба
  • закрома
  • озимое поле
  • жатва

B10. Мәкальне дәвам итегез. Ни чәчсәң, ...

  • шуны ашарсың
  • шуны төярсең
  • шуны җыярбыз
  • шуны урырсың