Наши специалисты разработали школьную олимпиаду по татарскому языку для 6 класса с учетом знаний учащихся. Пробные задания с ответами станут для школьника своеобразной проверкой на уровень готовности к олимпиаде. Он определит те направления, где нужно еще подготовиться и сможет повторить материал с учителем или дома самостоятельно. Родители также могут принимать участие в подготовке ребенка. Так он с лёгкостью получит максимальный балл на региональном уровне.

A1. Бу хәреф тамыр сүзнең беренче иҗегендә генә языла, калган иҗекләрдә ы яисә е хәрефе языла. Сүз нинди хәреф турында?

  • у
  • э
  • о
  • а

A2. Әүвәл сүзенең әйтелеше ничек күрсәтелә?

  • [әүүәл]
  • [әүәл]
  • [әвәл]
  • [әwwәл]

A3. Сингармонизм законының икенче төре булган сүзне билгеләгез.

  • сүзлек
  • дөреслек
  • дуслык
  • утынлык

A4. Кайсы сүз дөрес язылмаган?

  • ык
  • Зөһрә
  • шөгыль
  • шигырь

A5. Кайсы сүз алынма?

  • бодай
  • арпа
  • солы
  • арыш

A6. Дан, шөһрәт сүзләре нинди сүз белән кулланыла?

  • алган
  • биргән
  • казанган
  • яктырткан

A7. Төш сүзенә антоним -

  • өн
  • аска
  • кош
  • җимеш

A8. Сөйләгәндә тавышның төрлечә хәрәкәт итүе ничек атала?

  • орфоэпия
  • интонация
  • пауза
  • басым

A9. Ясалма нигезле сүзне билгеләгез.

  • томшык
  • ашык
  • балык
  • шатлык

A10. Бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр байлыгын өйрәнүче тел белеменең бүлеге ничек атала?

  • фонетика
  • лексикология
  • морфология
  • орфография

B1. Исемнәрдә килеш кушымчасы нинди төр кушымча

  • сүз ясагыч
  • модальлек
  • бәйләгеч
  • тартым

B2. Аергыч җөмләнең нинди кисәге?

  • тиңдәш кисәге
  • иярчен кисәге
  • аерымланган кисәге
  • баш кисәге

B3. Төшем килешендә, күплек сандагы, III зат тартым белән төрләнгән уртаклык исемне билгеләгез

  • Казанны
  • авылларны
  • урамыбыздан
  • шәһәрләрен

B4. Илдар башта урамда, аннары инеш ... чаңгыда шуды. Нинди сүз төшеп калган?

  • буенда
  • турында
  • төбендә
  • эчендә

B5. Тырышса, тырышмаса. Бу нинди фигыльләр?

  • хәл фигыль
  • инфинитив
  • шарт фигыль
  • исем фигыль

B6. Юклык формасындагы киләчәк заман хикәя фигыльне билгеләгез

  • сикермәячәк
  • басма
  • уйнар
  • җырламый

B7. Түземсезлек белән көтәбез шәһәр кунакларын. Җөмләнең хәбәре нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

  • фразеологик әйтем
  • баш килештәге исем
  • I зат күплек сандагы боерык фигыль
  • I зат күплек сандагы хикәя фигыль

B8. Менә кортлар өчен күңелсез көз дә җитте. Бу нинди җөмлә?

  • сорау
  • гади
  • кушма
  • җыйнак

B9. Безнең республика яшел тугайлы болыннарга куе әрәмәләргә балыклы елгаларга түгәрәк күлләргә бик бай. Бу җөмләдә нинди тыныш билгеләре кирәк?

  • 3 өтер
  • 4 өтер
  • ике нокта
  • нокталы өтер

B10. Сәләтсез сәнәк сындырыр,... Мәкальне дәвам итегез.

  • ялкау эшкә өйрәтер
  • сәлам әйтеп калдырыр
  • көчсез көрәк сындырыр
  • акчасыз көнгә калдырыр