Проходите школьную олимпиаду по татарскому языку для 8 класса. У нас есть все необходимое для успешной подготовки школьника. Демоверсия заданий с ответами поможет ребёнку структурировать знания и не растеряться в многообразии заданий. Участник сможет получить максимальный балл на муниципальном этапе. Также участник сможет узнать свой уровень знаний на областном уровне. Все участники и научные руководители будут награждены дипломами международного образца.

A1. Күтәре...ке, алды...гы, салы...кы сүзләрендә нинди хәреф яки хәрефләр язарга кирәк?

  • ң
  • н
  • нн
  • ңң

A2. Кайсы сүз дөрес язылмаган?

  • юк-бар
  • мәсьәлә
  • җазә
  • матдә

A3. Нинди сүз сингармонизм законына буйсынмаган?

  • Гөлшат
  • Гайнетдин
  • Галимов
  • Гүзәл

A4. Сүзтезмәләрнең кайсысы тотрыклы түгел?

  • мәктәп бакчасы
  • бакча кайчысы
  • бакчачы бабай
  • бакча тәмәкесе

A5. Төркемчәсе дөрес күрсәтелмәгән фигыльләрне табыгыз.

  • барасы - сыйфат фигыль
  • барсын - боерык фигыль
  • бармаска - инфинитив
  • бармас - шарт фигыль

A6. Тамыр нигезле сүзне билгеләгез.

  • татарча
  • хәзер
  • бүген
  • акчалата

A7. Ихтимал, ахры, әлбәттә, имеш. Нинди сүз төркеменә карыйлар?

  • модаль сүз
  • хәбәрлек сүз
  • ымлык
  • кисәкчә

A8. II зат күплек сандагы шарт фигыльне билгеләгез.

  • барырсың
  • барсагыз
  • барырсыз
  • барыйк

A9. Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр. Җөмләнең иясе нинди сүз белән белдерелгән?

  • бала
  • бала чактан
  • иясе юк
  • гадәт

A10. Татар халкы күркәм традицияләргә бай. Җөмләдә хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

  • исем
  • сыйфат
  • фигыль
  • ымлык      

B1. Эш яки хәлнең билгесен белдереп, күбрәк фигыльне, сирәгрәк сыйфатны һәм рәвешне ачыклап килгән мөстәкыйль сүз төркеме –

  • сыйфат
  • сан
  • рәвеш
  • алмашлык

B2. Телнең сөйләм төзелешен өйрәнүче тел белеме бүлеге –

  • синтаксис
  • морфология
  • пунктуация
  • этимология

B3. Үзара ияртүле бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмә -

  • җөмлә
  • текст
  • сөйләм
  • сүзтезмә

B4. Киңәш бирү, үтенү, боеру, өндәү, чакыру максаты белән әйтелгән җөмлә нинди?

  • хикәя
  • боеру
  • сорау
  • тойгылы

B5. Шундый матур зыңлыйлар, хәтта җырлыйлар да бу чәчәкләр. Бу нинди җөмлә?

  • аерымланган хәлле
  • кереш сүзле
  • тиңдәш кисәкле
  • эндәш сүзле

B6. Безгә инде иркенләп йокларга мөмкин. Бу нинди җөмлә?

  • бер составлы фигыль җөмлә
  • бер составлы исем җөмлә
  • ике составлы
  • дөрес җавап юк

B7. ..., дөресен әйтә ул. Нинди сүзне куеп булмый?

  • имеш
  • тиеш
  • әлбәттә
  • мөгаен

B8. Бик сагындым сине Туган ил ... Бу җөмләдә нинди тыныш билгеләре куярга кирәк?

  • бер өтер һәм сорау
  • өч өндәү билгесе
  • бер өтер һәм нокта
  • бер өтер һәм өндәү

B9. Кем ул М.З. Зәкиев?

  • тел галиме
  • рәссам
  • космонавт
  • шагыйрь

B10. Кем сабыр, ... Мәкальне дәвам итегез.

  • шул җитез
  • шул эшнең җаен табар
  • шул мордына ирешер
  • шул атта чабар